news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан депутаты туган ягында «Атайсал» проектын гамәлгә ашыра

«Атайсал» (Туган җир) проекты безнең һәркайсыбызны уйландыра, ди депутат.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Яңа Бишенде авылында туган Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Раил Фәхретдинов «Атайсал» проектын гамәлгә ашыра.

«Атайсал» (туган җир) проекты безнең һәркайсыбызга уйланырга, үземнең кече Ватаным өчен мин шәхсән нәрсә эшли алам дигән соравын куя. Әлеге проект үз авылындагы проблемалар белән таныш кешеләр белән тыгыз элемтә булдыруны күздә тота, - ди Раил Фәхретдинов. Бу хакта «Туймазинский вестник» сайты хәбәр итә.

Узган ел Раил Фәхретдинов үзенең туган ягында күлне чистартырга керешкән, торба сузган, шуннан күлгә чишмә суы агып төшә. Шулай ук күл тирәсендә җәяүлеләр сукмагы һәм велосипед юллары ясарга да хыяллана. Шушы көннәрдә республика Башлыгы тәкъдим иткән «Атайсал» проекты кысаларында аның белән күл тирәсен тәртипкә китерү хакында да сөйләшенгән. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге әлеге җирләрне торак пункт территориясенә күчерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәләр.

Депутат инде берничә ел якташлары өчен «Исәнмесез, авылдашлар!» дигән фольклор бәйрәме оештыра. Моның өчен ул артистлар өчен – өсте ябулы сәхнәсе, тамашачылар өчен – эскәмияләре һәм кунаклар өчен ял зонасы булган махсус мәйданчык җиһазлаган. Шулай ук традицион Сабан туйлары кысаларында уза торган спорт ярышлары өчен дә урын бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100