Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан җитәкчелеге Ренат Еникеевның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Ренат Еникеевның кичә 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Ренат Еникеевның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Композиторның кичә 83нче яшендә йөрәге тибүдән туктады. Кайгынамәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һ.б. рәсми затлар имзалаган.
«Татарстан Республикасы җитәкчелеге зур югалту кичерә», - диелә кайгынамә текстында.
Ренат Еникеев хезмәт сөючәнлеге, иҗтимагый бурычка карата зур җаваплылык хисе, әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәте һәм яраткан эшенә фидакярләрчә хезмәт итүе белән башкалардан аерып торды. Аның Татарстан композиторлары арасында абруе зур иде.
«Талантлы музыкант һәм күренекле татар композиторы Ренат Әхмәт улы Еникеевның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланыр», - диелә кайгынамәдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз