news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры һәвәскәрләр белән «Тамашачы тамашасы» чыгарды

Спектакль беренче Камал театрының яңа бинасы проекты буенча халыкара конкурста катнашучылар өчен күрсәтелде. Февраль аеннан башлап ул театрның репертуарына кертелде.

Камал театры һәвәскәрләр белән «Тамашачы тамашасы» чыгарды
Владимир Васильев

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры унике тамашачы белән спектакль чыгарды. Тамаша күрсәтүче тамашачыны сәхнәгә утырып караган тамашачылар арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.

«Тамашачы тамашасы»  — «Театр горожан» форматында эшләнгән спектакль, ягъни, тамашада катнашучы биредә үзе үк текст авторы да, артист та. Камал театрында спектакльне Ксения Шачнева Гөлнара Фазлыйәхмәтова белән куйды.

Спектакль башта Камал театрының яңа бинага күчергә әзерләнүенә карата тамашачы фикереннән барлыкка килгән. Кастингтан 12 кеше үткән.

Спектакль беренче Камал театрының яңа бинасы проекты буенча халыкара конкурста катнашучылар өчен күрсәтелде. Февраль аеннан башлап ул театрның репертуарына кертелде.

Спектакль татар телендә бара, экранда рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә язылган, шулай ук колакчыннардан да тәрҗемәне тыңлап була.

Һәвәскәр артистлар Камал театрына мөнәсәбәт, яраткан артистлары, театр мемнары турында сөйлиләр.

Спектакль 20 март һәм 28 апрельдә театрның Кече залында күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100