news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әмирхан Еники әсәрләре белән Чехия, Германия, Американың әдәбият сөючеләре танышачак

КФУ доценты Гөлшат Сафиуллина хәбәр иткәнчә, быел чит илләрдә Әмирхан Еники иҗатына багышланган чаралар булачак.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Язучы Әмирхан Еникинең төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре Чехия, Германия, Америка кебек илләрдә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта 14 февральдә Казанда язучы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасында КФУ доценты Гөлшат Сафиуллина сөйләде.

«Быел Әмирхан Еникинең „Әйтелмәгән васыять“ китабын март аенда — Германиядә, ә май аенда Чехиядә яшәүчеләр игътибарына тәкъдим итәргә планлаштырабыз. Көз көннәрендә Америкада яшәүче әдәбият сөючеләрне дә Әмирхан Еники әсәрләре белән таныштырырга уйлыйбыз», — дип хәбәр итте галимә.

Шулай ук ул татар теле Англиянең Оксфорд университеты Глобаль телләр программасына кертелүен искә алып, «Оксфорд татар интерактив сүзлеге» сайтында Әмирхан Еники әсәрләре турында мәгълүмат урнаштырылуын әйтте.

«Оксфорд татар интерактив сүзлеге сайтында без Әмирхан Еникинең әсәрләренә багышланган аерым бүлек булдырдык. Анда язучының «Бала», «Кем җырлады?», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Мәк чәчәге», Әйтелмәгән васыять» әсәрләре турындагы фәнни хезмәтләрне укып була», — диде КФУ доценты.

16 февральдә Әмирхан Еникинең вафатына 20 ел тула. Ул 90 яшендә 2000 елда вафат булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100