Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Сәйлән» балалар җыры фестивале тәмамланды
Биш көн рәттән катнашучылар Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концертында катнашып, халкыбызның гимны «Туган тел» җырын башкардылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Шаян ТВ» каналы уздыра торган «Сәйлән» фестивале тәмамланды.
««Сәйлән» фестивале каналыбызның йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!
Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә.
2022 ел да «Сәйлән» йолдызлары өчен профессиональ сәхнәдә башланды! Биш көн рәттән алар Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концертында катнашып, халкыбызның гимны «Туган тел» җырын башкардылар», дип хәбәр итә каналның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз