news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хөкүмәтенә яңа һөнәри бәйрәм булдырырга тәкъдим иттеләр

Илдә Аниматор көне барлыкка килергә мөмкин.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Аниматор көне барлыкка килергә мөмкин. «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе һәм анимацион кино ассоциациясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева Хөкүмәткә тиешле тәкъдим юлланган инде, - дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Союзмультфильм» идарәсе рәисе анимация өлкәсе рәсми рәвештә 2021 елда гына рәсмиләштерелгән индустриягә әверелгәнлеген искәртте.

Аниматорлар берләшмәсе башлыгы сүзләренә караганда, бәйрәмне гамәлгә кертү өчен тармак кимендә 15 ел гомумроссия икътисади эшчәнлек төрләре классификаторына ия булырга тиеш. Ул Россия Хөкүмәте ярдәме яңа бәйрәмне алданрак гамәлгә куярга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

«Премьер-министр йөкләмәсе [бәйрәм булдыру турында] булганга күрә, без бу шартны әйләнеп узарга тырышырбыз», - диде анимацион кино ассоциациясе башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100