news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов ТЮЗның баш режиссеры вазифасыннан китүен игълан итте

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле өч номинация буенча "Алтын битлек"кә дәгъва итә.

Туфан Имаметдинов ТЮЗның баш режиссеры вазифасыннан китүен игълан итте
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). ТЮЗның баш режиссеры Туфан Имаметдинов үз теләге белән әлеге вазифасыннан китә, алга таба театрда куючы режиссер гына булып кала. Бу хакта ул бүген труппаның бу елдагы беренче җыелышында артистларга үзе әйтте.

"Мин шундый карарга килдем, бу минем үз теләгем. Театрда эшлим, әмма куючы режиссер гына булып калам", - дип ачыклык кертте Туфан Имаметдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә. Китү сәбәбен ул вакыт җитмәүгә бәйләп аңлатты.

"Баш режиссер булганда, мин "Әлиф" белән шөгыльләнә алмыйм. Елына нибары бер спектакль генә чыгарып җитешә алам. Хәзерге вакытта "Әлиф" өчен 14 идеям бар. Яңа идеяләр туа тора, ә эшләргә вакыт җитми. Бу иҗади дискомфортка китерә", - диде ул.

"Режиссер буларак, Мәскәүгә дә, башка шәһәрләргә дә, төрле илләргә дә спектакльләр куярга чакыралар. Театрда эшләмичә, читтә спектакль куеп йөрсәм, артистларыма карата яхшы булмас иде. Мин җылы урын саклап утыра торган кеше түгел", - диде Туфан Имаметдинов. Ул үзенең Казаннан китергә җыенмавын әйтте.


Туфан Имаметдинов Чаллыда туып үскән. Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган. 2014 елның декабрендә Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры итеп билгеләнде. Туфан Имаметдинов куйган "Из глубины... ("Художник Винсент Ван Гог") спектакле 2017 елда дүрт номинациядә "Алтын битлек" премиясе номинанты булды. Режиссерның "Әлиф" спектаклендә Нурбәк Батулла "Алтын битлек" лауреаты булган иде.

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле өч номинация буенча "Алтын битлек"кә дәгъва итә. Спектакль үзе "Музыкаль спектакль" номинациясендә карала, режиссер Туфан Имаметдинов һәм композитор Эльмир Низамов та "Алтын битлек" номинантлары. Режиссерның Әлмәт театрында куелган "Тынлыкта гына урын бар" спектакле "Алтын битлек"нең елның иң яхшы спектакльләре тупланган лонг битенә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100