news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Yummy Music лейблы Tat Cult Lab/Музыка музыкаль лабораториясенә нәтиҗәләр ясады

16 декабрьдә лаборатория җырларын барлык төп платформаларда табарга мөмкин булачак.

Yummy Music лейблы Tat Cult Lab/Музыка музыкаль лабораториясенә нәтиҗәләр ясады
Илнар Фатихов

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Республикасының Милли китапханәсендә Yummy Music лейблы 2021 елның Tat Cult Lab/Музыка музыкаль лабораториясенә нәтиҗә ясады. Өч команда тарафыннан өч атна дәвамында алты җыр язылган.

«Һәрбер композиция аерым бер тема буенча язылды. Шулай итеп, бу атнада сез Россия юлларында сәяхәт итү өчен, Казан җәе, балачак хатирәләре, космоска очу, милли ризык турында һәм эштә авыр көннән соң шатлана алырга булышучы җырлар ишетерсез», — дип хәбәр итә оештыручылар.

Лабораториядә катнашкан Азат Гыймадиев, Айзилә Билалова, Артур Шамшатдинов, Даниил Косяков, Елена Шипова, Зөләйха Камалова, Ильяс Фәрхуллин, Кирилл Вахитов, Марат Зинхар, Маргарита Рәхмәтуллина, Нияз Мөбәрәкҗанов, Рушан Шәфыйгуллин, София Озджан, Эмиль Щёлоков һәм аларга кушылган Алина Беляева һәм Искәндәр Хәбибуллинга оештыручылар тарафыннан рәхмәт белдерелә.

Композицияләрне яздырырга тавыш продюсерлары Тимур Милюков һәм Илназ Тарханов булышкан. Лабораториянең кураторлары — журналист Кристина Сарханянц, продюсер Андриеш Гандрабур, шулай ук «Стереолето» фестивален оештыручы Илья Бортнюк.

«Tat Cult Lab — иң беренче чиратта, яшь, талантлы музыкантлар бер-берсен табып, музыканы ясау өчен мохит, шартлар тудыручы проект», дигән Илья Бортнюк фестиваль турында.

Музыкаль лаборратория барышында композиторлар Эльмир Низамов һәм Луиза Батыр-Болгари, этнолог Лилия Сәрвәрова, шагыйрь Йолдыз Миңнуллина, журналистлар Кристина Сарханянц һәм Наталья Югринова, продюсер Андриеш Гандрабур белән очрашулар оештырылган.

Yummy Music лейблы тамашаны «ВКонтакте» сәхифәсендә 80 меңнән артык кеше каравы турында әйтә. 16 декабрьда лаборатория җырларын барлык төп платформаларда табырга мөмкин булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100