news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Марсель Галиев турында: Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә

Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык язучысын Марсель Галиевны 75 яшь тулуы белән тәбрикләде.

Ркаил Зәйдулла Марсель Галиев турында: Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә
Абдул Фархан

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла ТР халык язучысы Марсель Галиевны җитди булса да, хисле кеше булуын, тел язмышын үзенеке кебек кичерүен әйтте.

«Ул сәер дә, үзенчәлекле дә кеше. Киң күңелле, кешелекле. Күңеле тулса, күз яшьләрен яшереп кала алмый. Халкыбыз гаме белән яши. Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә», — диде ул шагыйрьнең 75 яшьлек юбилеена багышланган кичәдә.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикабызның әдәби-сәнгать тормышына өлеш керткән өчен шагыйрьне ТАССР төзелүгә 100 ел медале белән бүләкләде.

Марат Әхмәтов Марсель Галиев турында татар язучылары әйткән сүзләрне дә искә төшерде. «Марсель әфәнде уйлап кенә сөйләшә, үҗәт, аз сүзле, искиткеч катлаулы шәхес. Әмирхан Еники аның турында: „Берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми“, — ди. Туфан Миңнуллин аның тел осталыгын Әмирхан Еники белән тиңли, ә холкын һәм колачлы фикер рәвешен Мөхәммәт Мәһдиевка охшата», — диде ул.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Марсель Галиевка Азнакай районының мактаулы гражданины исеме бирелүе белән котлады һәм районның 90 еллык медален тапшырды. Ул юбилярга Азнакайда ясалган агач сандык, ике мендәр, яңа китапларга акча, чәкчәк, ипи, бал, каз тапшырды.

«50 елга якын бергә дус булып, иҗат итеп, яшибез. Без аның белән сәяхәтләрдә дә булдык. Синең фикерең аныкы белән туры килми икән, ул барыбер үзенекен итә. Аның белән аралашуы да җиңел түгел — үзеннән азрак белгән кеше белән бик сөйләшми. Ул тарихны, әдәбиятны яхшы белә», — диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова шагыйрьнең пешерергә яратуын әйтте. «Мәҗлесләрдә аның белән бергә утыруы рәхәт — ул ризыкның тәмен белә. Марсель сөйләгәннән соң тизрәк шул әйберне табып, татып карыйсы килә башлый», — диде ул.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин Марсель Галиевны энциклопедия белән чагыштырды. «Аңа якын да килеп булмый, аннан ерак та китеп булмый. Теле шулкадәр көчле. Аннан барлык татар сүзләренә өйрәнергә була», — диде юмор остасы.

Әдәби-музыкаль кичәдә артистлардан Филүс Каһиров, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Рамил Миндияр, Рөстәм Насыйбуллин шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларын яңгыратты. Бер төркем шагыйрьләр, артистлар сәхнәдән шигырьләрен яңгыратты.

Марсель Баян улы Галиев — 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Казан университетын (1974) һәм Әдәбият институты хозурындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1985) тәмамлый.

Беренче шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1972) исемле күмәк җыентыкта басыла. «Еллар чалымы» (1979), «Апрель кызы» (1985), «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (1992), «Гомер бизмәне» (2004) дигән шигырь җыентыклары авторы. «Ул чакта» дип исемләнгән беренче проза китабы 1980 елда басыла.

Аның әсәрләре рус, төрек, поляк, украин, үзбәк, казакъ, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Татарстанның халык язучысы. Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100