news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай баянчылары Мәскәү өлкәсендә узган музыкаль конкурста гран-прига ия булган

«Аксубай егетләре» триосы өч баянчыны — Ильяс Исмагыйлев. Никита Семёнов һәм Вадим Липатовны берләштерә.

Аксубай баянчылары Мәскәү өлкәсендә узган музыкаль конкурста гран-прига ия булган
Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәрендә үткән балалар музыкаль конкурсында Аксубай баянчылары гран-при алды.

«Конкурста Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Казан яшь музыкантлары катнашты. Жюри Аксубайдан килгән баянчылар триосын аеруча югары бәяләде», — дип хәбәр итә ТР Традицион мәдәниятне үстерү ресурс үзәге.

«Татар халкының музыка сәнгате — Россиянең мәдәни казанышы» балалар музыка конкурсы татар композиторлары Нәҗип Җиһанов белән Рөстәм Яхинга багышланган иде. Оештыручылар — Орехово-Зуево шәһәр округы администрациясе һәм шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе.

«Аксубай егетләре» триосы өч баянчыны — Ильяс Исмәгыйлев. Никита Семёнов һәм Вадим Липатовны берләштерә. Коллектив Аксубай мәдәният йортында иҗат итә, җитәкчесе — Наилә Крайнова.

Трио конкурста «Егетләр биюе» фронт новелласын тәкъдим иткән.

«Аксубай егетләре» триосын Мәскәүдә үткән Татарстан көннәре концертына чакырырга тәкъдим ителгән. Фестиваль-конкурска килгән Татьяна Малышева — Муса Җәлилнең оныгы трионы үзләренең Татарстан концертларының берсенә чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100