news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай ансамбле җитәкчесе VI Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады

Бу бәйге пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән пенсионерлар, шулай ук компьютер грамоталылыгы курсларында укыган пенсионерлар өчен ел саен оештырыла.

Аксубай ансамбле җитәкчесе VI Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны яулады
Наилә Крайнова

(Аксубай, 13 декабрь, «Татар-информ», «Аксубай таңнары»). «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова «Интернетка рәхмәт» VI Бөтенроссия бәйгесендә 2 урынны яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу бәйге пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән пенсионерлар, шулай ук компьютер грамоталылыгы курсларында укыган пенсионерлар өчен ел саен оештырыла.

2020 елда оештыручылар дөньядагы эпидемиологик хәл аркасында катнашучылар азрак булыр дип көткән. Узган ел бәйгедә катнашучыларга гариза бирергә укытучылар булышса, быел андый мөмкинлек булмаган. Конкурска Россиянең 77 төбәгеннән 4 600 дән артык гариза тапшырылган.

«Интернетка рәхмәт-2020» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында Аксубай бистәсендә яшәүче «Аксубай егетләре» баянчылар ансамбле җитәкчесе Наилә Крайнова да бар. Ул «Минем иҗтимагый интернет-инициатива» номинациясендә икенче урынны алды, ә эш «Тәрбиягә бала алган гаиләләр бәйгесе — Люблю березку русскую» дип аталды.

Җәй көне узган «Интернетка рәхмәт-2020» Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре 3 декабрьдә Мәскәүдә узган «Рунет премияләре”н тапшыру тантанасында игълан ителде. Җиңүчеләрне «Ростелеком», Россия Пенсия фонды (РПФ), Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе (РАЭК) һәм интернет-технологияләр Төбәк иҗтимагый үзәге (РОЦИТ) вәкилләре билгеләде.

Наилә Крайнова үзенең хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты: «Бәйге, чыннан да, кызыклы булды һәм миңа Интернетта эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлеге бирде. Әлбәттә инде, җиңүчеләр исемлегенә эләгермен дип башыма да китермәдем, чөнки бөтен Россиядән меңләгән пенсионер катнаша бит. Әлбәттә, эшемне күреп алуларына, бәяләүләренә сөендем».


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100