news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Югары Тәкермән авылы мәдәният йортына Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелде

Минзәлә районында «Мәдәният» милли проект кысаларында күп функцияле үзәк ачылды.

Югары Тәкермән авылы мәдәният йортына Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелде
«Мензеля-информ»

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында «Мәдәният» милли проект кысаларында күп функцияле үзәк ачылды. Мәдәният йортына Минзәлә районында туган шагыйрә һәм драматург Гөлшат Зәйнәшева исеме бирелгән. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Яңа мәдәният йорты иркен итеп төзелгән. Аның залы ике йөз урынга исәпләнгән. Шулай ук шахмат өстәлләре белән җиһазландырылган уен зонасы да каралган. Китапханәдә 20 мең китап бар. Күп функцияле үзәк төзелеше 14 миллион сумга төшкән.

Йортны ачу тантанасы Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган юристы Рафаэль Шакирҗанов катнашында узды.

Мәдәният министрлыгы 100 мең сумлык сертификат, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән кулдан эшләнгән тальян гармун бүләк итте. Кызыл тасманы кискәннән соң кунаклар өчен экскурсия оештырылды. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев белән язучы Факил Сафин да бар иде.

Шулай ук һәркемнең хезмәте тиешенчә бәяләнде — үзәк төзелешенә үз өлешен керткәннәргә бүләк тапшырдылар. Җирле һәм Татарстанның атказанган артистлары чыгышы бәйрәмне бизәде, диелә хәбәрдә.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Мәдәният» милли проекты кысаларында авыл клублары төзелешенә акча каралуын билгеләп үтте. «Максатчан рәвештә авыл клублары һәм мәдәният йортлары төзелешенә һәм аларны реконструкцияләүгә — 17 миллиард сумнан артык, Россиянең кече шәһәрләрендә мәдәни үсеш үзәкләренә ярдәм итүгә 6 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез», — диде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100