news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Олада фестивальдә бүләкләнде

Аларга «Вокал» hәм «Фольклор композиция» номинацияләрендә — II нче дәрәҗәле диплом, «Татар халык авыз иҗаты» номинациясендә III нче дәрәҗәле диплом hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Олада фестивальдә бүләкләнде
tatar-congress.org

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективы Йошкар-Ола шәhәрендә Милли мәдәният hәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән фестиваль-конкурста бүләкләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Мәртәбәле фестиваль-конкурс Марий Эл Республикасының мәдәният, матбугат hәм милләтләр эшләре буенча министрлыгы, Республиканың Татар мәдәният үзәге hәм региональ татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы hәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган иде.

Ульяновск иҗат коллективы «Помидор уены» дип аталган фольклор композицияне, «Әй, Әүмәлем» көен (вокаль башкару), Инза районы Дракино авылында язып алынган мөнәҗәтне hәм филология фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар союзы әгъзасы Резеда Садыйкова китабыннан «Салават»ны (татар халык авыз иҗаты) тәкъдим итеп, уңай бәя алган.

Жюри әгъзалары материалларны эзләп табып, алар өстендә тырышып эшләүләренә югары бәя биргән.

Аларга «Вокал» hәм «Фольклор композиция» номинацияләрендә — II нче дәрәҗәле диплом, «Татар халык авыз иҗаты» номинациясендә III нче дәрәҗәле диплом hәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100