news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле

«Киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», - ди Данил Салихов.

Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең әдәби премияләрен алучылар билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бер төркем татар язучыларына һәм шагыйрьләренә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Әдәби премияләре таршырылды.

Язучы Рәдиф Сәгъдигә әдәбияттагы казанышлары өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе, шагыйрә Флера Гыйззәтуллина Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе, язучы Җәүдәт Дәрзаманов Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиясе, язучы Фәрит Яхин Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе белән бүләкләнде.

Бүләкне Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды. «Каләмдәшләребезгә уңышлар телибез, яңадан-яңа әсәрләре иҗат итсеннәр, киләчәктә дә аларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылсын иде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100