news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Янсуар хәзерге татар шигъриятен рефлексия кичерә торган жанр дип атады

Шагыйрә шигърият сәхнә һәм яңа мәйданчык форматын сорый башлады дигән фикердә.

Луиза Янсуар хәзерге татар шигъриятен рефлексия кичерә торган жанр дип атады
Зиля Мубаракшина

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шагыйрә, М.Җәлил исемендәге республика премиясе, «Бэлла» Халыкара әдәби премиясе лауреаты Луиза Янсуар хәзерге татар шигърияте алдынгы рәтләрдә торуын һәм рефлексия кичерә торган жанр булуын әйтте. Бу фикерен ул Тукай клубында узып баручы 2019 елның әдәби эшчәнлегенә йомгак ясау кичәсендә сөйләде.

«Шигырь, нигездә, укучыга гаджетлар, социаль челтәрләр аша барып ирешә. Шигърияттә ценз булдырырга, аны тәнкыйтьчеләргә йөз борырга кирәктер. Шигырьнең демократик юл белән барып ирешүе әйбәт күренеш, әлбәттә. Әдәбиятның затлылыгы яңартылган вариантларда тәкъдим ителгән әсәрләргә нигезләнә», — диде ул.

Луиза Янсуар шигъриятнең яшьлек чорында яралуына басым ясады. «Бүгенге көн шигърияте яңа формат — сәхнә һәм яңа мәйдан форматын сорый башлады. Соңгысы интеллектуаль якка юнәлтелгән. Болар арасында: Йолдыз Миңнуллинаның „Өтүкән“ перформансы, шигъри нон-стоплар һ.б», — ди шагыйрә.

Шигърият төрле формаларда яши башлады, татар аудиториясенә генә түгел, киңрәк җәмәгатьчелеккә дә йөз тота», — диде ул.

Луиза Янсуар Дания Заһидуллинаны яшьләр иҗатына бәя биргән галим дип атады. «Шигърияттә полифония күренеше күңелне сөендерә» — диде Луиза Янсуар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100