news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмир Низамов татар җыры профессионалларга сусаган дип саный

«Безнең җыр» проекты композитор, автор һәм башкаручыларны берләштерә.

Эльмир Низамов татар җыры профессионалларга сусаган дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Композитор Эльмир Низамов татар җырының инде күптән профессионалларга сусаган, җырчыларга юнәлеш күрсәтергә кирәк дип саный. Бу турыда ул «Безнең җыр» лабораториясенең ярымфиналына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Композитор фикеренчә, татар җыр сәнгате һәвәскәрләр кулына калган. «Профессионал автор һәм җырчылар үзләрен бу өлкәдә кирәкле дип тапмыйлар, кызыксынмыйлар». — ди ул. «Безнең җыр» проектының шул якка бер адым булып торуы һәм аның белән генә чикләнеп эшне эшләп бетереп булмавын искәртте Эльмир Низамов.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе мине бик шатландырды. Ниһаять чын профессионаллар бер җиргә җыелды, берләште. Җырчыларга ил буйлап композитор һәм шагыйрьләр эзләп йөрергә кирәкми, лабораториягә килеп авторларга мөрәҗәгать итә алалар». — дип өстәде Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов.

«Безнең җыр» — яшь авторларны бергә җыючы, таныштыручы иҗади лаборатория. Әлеге проект кысаларында барлыгы 34 җыр иҗат ителгән. Лабораториянең финал концерты 18 декабрь көнне кичке сәгать 7дә Кариев театрында була. Биредә 20 җыр сайлап алыначак. Шуның берсен интернет аша тавыш бирү ысулы белән тамашачылар сайлый.



Галерея: Пресс-конференция о финальном концерте «Безнен жыр»


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100