«Безнең җыр» проектында катнашучылар Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлаячак

Күренекле җырчының рояле тавышын ярымфинал концертында ишетеп булачак.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). «Безнең җыр» музыкаль проектының ярымфинал концертында Илһам Шакиров роялендә уйнарга ниятлиләр. Концерт 18 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә үтәчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә проектның җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. «Без концертка танылган җырчы Илһам Шакировның роялен алып килергә җыянабыз», — дип планнары белән бүлеште Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры. Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, рояльне барып караганнар, хәзер аны көйлисе генә кала. «Безнең җыр» проектында катнашучыларның Илһам Шакиров рояленә кушылып җырлау мөмкинлеге булачак», — диде ул.