news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмын күрергә була

«Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсендә Хүррәм солтан кигән костюмга охшатып эшләнгән өс киеме дә игътибар үзәгендә.

Казан Кремлендә төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмын күрергә була
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы урын алды. Сөембикә киеме «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылышында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты.

«Анталиянең Олгунлашма институты галимнәре тарихи чыганакларга таянып, Сөембикә ханбикәнең тормышын өйрәнгәннән соң, аның костюмын тегәргә ниятләделәр. Сюрприз буларак, бу киемне Анталиядән Казанга махсус алып килдек. Без Сөембикәнең татар халкы өчен никадәр кадерле икәнен беләбез. Кием иске китаплардан, гравюралардан карап эшләнгән. Ул тулысынча кулдан тегелгән һәм бизәлгән», — диде Әхмәт Эрикан.

Костюм бәрхет, тафты, ясалма мех кулланып тегелгән. Кулдан эшләнгән күн һәм пыяла сәйләннәрдән ясалган аксессуарлар белән бизәлгән. Башлыгы — киездән һәм күннән, өсте шифон бөркәнчек белән капланган.

Әлеге күргәзмәдә Төркиянең традицион кием-салымын һәм сәнгатен фәнни яктан тикшерүче һәм өстәмә белем бирүче Анталия шәһәренең Олгунлашма институты һәм Истанбулның Олгунлашма Сабанджи институты галимнәре әзерләгән Госманлы империясе чоры киемнәре тәкъдим ителә.

Кафтаннарны теккәндә төрек солтаннары яшәгән чорга хас тукымалар, шул исәптән, ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, парча кулланылган. Түрдәге урынны Хүррәм солтан кигән костюмга охшатып эшләнгән өс киеме алган.

Чараны оештыручылар сүзенә караганда, хәзерге вакытта да Госманлы сараеның хатын-кыз костюмнары дизайнерлар һәм мода индустриясе вәкилләре өчен илһам чыганагы булып тора. Күргәзмә 14 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр эшләячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100