news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Йөрек авылында татар эшмәкәре үз хисабына клуб белән китапханә салдырган

Яңа Йөрек - Киров өлкәсенең Малмыж районында урнашкан татар авылы.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киров өлкәсенең Малмыж районында урнашкан Яңа Йөрек татар авылында эшмәкәр үз акчасына клуб һәм китапханә сала.

«Клуб белән китапханәне үзебезнең авылдан чыккан Рамил Хәлиуллин салдырта. Ул Рязаньда яши. Моңарчы да сабантуйлар уздырганда ул иганәчебез иде», — ди авыл клубы һәм китапханәсе мөдире Инзилә Мәрданова.

«Авылда мәктәп беткәч китапханә белән клубны шунда күчерделәр. Ул да утын белән ягыла торган иске бина инде. Башта без аны ремонтларбыз дигән идек. Әмма аның бик иске икәнен аңлагач, яңаны төзергә уйладык», — ди ул.

Клуб инде салынып беткән, тәрәзәләр куелган. Бары тик эчендә кайбер эшләр калган. Хәзер авыл яшьләре үзара акчалар җыешып эчен эшләп бетерү эшен үз өсләренә алган.

Иске Йөрек авылы зур түгел — 290 кеше яши. Авылда балалар бакчасы да, мәктәп тә юк. Китапханә авыл яшьләре һәм балалары арасында бик популяр.

«Уйлап карасаң гаҗәеп әйбер инде ул. Бөтенесе шакката. Ләкин авылда мәктәп тә булмагач, китапханәгә бик йөриләр бездә», — ди Инзилә Мәрданова.

Клуб белән китапханәне бер түбә астына җыйган бина шәхси милек түгел, ул авыл советы карамагында булачак. Алга таба бинаны тоту һәм җылыту авыл советы бурычы. Авылда иганәчеләр ярдәме белән салынган мәчет тә бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100