news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда төшерелә торган «Микулай» фильмына керәшен җәмәгатьчелеге дәгъва белдерә

Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант юк, ди Людмила Белоусова.

Татарстанда төшерелә торган «Микулай» фильмына керәшен җәмәгатьчелеге дәгъва белдерә
Рамил Гали/архив

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда керәшеннәр белән килешенмичә керәшен темасына кагылган фильм төшерелә башлаган. Керәшен халкының җәмәгать эшлеклеләре ризасызлыгын белдерә.

Сүз Татарстанның Питрәч районында Илшат Рәхимбай төшерә башлаган «Микулай» фильмы турында бара. «Микулай психологик триллерында Россиянең танылган киноактерлары Виктор Сухоруков һәм Иван Добронравовлар төшә. Тагын башка популяр артистлар төшә дигән мәгълүмат бар. Фильмның бюджеты 20 млн сум тирәсе.

«Микулай» фильмы төшерелә башлавын социаль челтәрләрләр аша белдек. Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант юк», — ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

«Съемкалар башланганга кадәр сценарийны күрмәдек. Фильмның нинди юнәлеш алуы турында алдан хәбәрдар булмадык. Керәшеннәр фильм төшерә икән дигән хәбәр таралгач кына соратып алдык», — ди ул. Сценарийны Мансур Гыйләҗев та күрмәгән.

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай әлегә бу темага аңлатма бирмәвен әйтте. Ул фильмга кагылышлы бөтен интервьюларны 6 октябрьдән соң бирәчәк. Ул беренче интервьюны «Татар-информ»га бирергә вәгъдә итте.

Илшат Рәхимбай «Микулай» кинопроектын Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уздырылган халыкара питчингта тәкъдим иткән иде. Проектны Россия киносы актеры Виктор Сухоруков яклап чыкты. Әмма жюри башка проектны сайлады.

«Микулай» — Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Татарстанның ике театрында куелган моноспектакль. Әсәр Әлмәт һәм Кариев театрында сәхнәләштерелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100