Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камал театры Санкт-Петербургта «Биш кич» фестивалендә катнаша
21 сентябрьдә Петербургның Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында Алексадр Володинның «Биш кич» пьесасы буенча Айдар Җаббаров әзерләгән спектакль куелачак.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 21 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр Санкт-Петербургта Александр Володин исемендәге «Биш кич» Театр фестивале уза. Монда Мәскәү, Караснодар, Пермь крае һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк.
21 сентябрь көнне фестивальне Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ачып җибәрә. Бу көнне Алексадр Володинның «Биш кич» пьесасы буенча Айдар Җаббаров әзерләгән спектакль Брянцев исемендәге Яшь тамашачы театрында куелачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Фестиваль 2004 елда башланды. Ел саен фестиваль төрле кешеләрне бердәм «Володин» пространствосына берләштерә. Әлеге пространствода төрле театраль коллективлар да, «бер кичәгә генә дип» килүче һәрбер тамашачы да була.
Фестивальне «Петербургский театральный журнал» оештыра.
Спектакль татар телендә бара, рус теленә тәрҗемә итү каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз