news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабугада беренче Белоруссия мәдәни үзәге ачылачак

Йорт тулысынча торгызылачак, аны файдалануга 3 ел дәвамында кертү планлаштырыла.

Алабугада беренче Белоруссия мәдәни үзәге ачылачак
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга шәһәренең тарихи өлешендә, Яр буе урамындагы 8нче йортта Белоруссия мәдәни үзәге ачылачак. Бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора, элек ул күпфатирлы торак йорт иде, хәзер исә бу урында ишегалдын үлән баскан тузып беткән бинаны гына күрергә мөмкин. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәрнең тарихи өлешен карап йөрү вакытында объектта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев булды. Биредә ул бинаның яңа хуҗасы — Белоруссия Республикасының Алабуга районы территориясендәге мактаулы консулы Константин Анисимов белән очрашты. Йорт тулысынча торгызылачак, аны файдалануга 3 ел дәвамында кертү планлаштырыла.

«Минем өчен, битараф булмаган һәр кеше өчен кебек үк, мәдәни мирасны саклап калу бик мөһим. Алабугага күп туристлар килә һәм без моның өчен эшли алганнарның иң яхшысы — безнең белорус мәдәниятен җиткерү. Минемчә, нәкъ менә шундый хезмәттәшлек халыкларыбызны берләштерә», — диде Константин Анисимов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый Белоруссия мәдәни үзәге безнең республикада беренче булачак. Ремонт эшләрен 1 октябрьдә башлау планлаштырыла, шул ук вакытта документлар белән эш инде күпкә иртәрәк башланган. Карап йөрүдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу гади генә процедура түгел, әмма район җитәкчелеге ярдәме белән аны уңышлы тәмамлау мөмкин булган, шуңа күрә Рөстәм Нуриев адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.

Аннан соң катнашучылар «Александр бакчасы«на юнәлде. Юл уңаеннан Казан урамындагы 10нчы һәм 12нче санлы йортлар ишегалдын карап үттеләр, аның торышы аерым игътибар таләп итә. Сүз уңаеннан, әлеге ишегалды 2022-2023 елларга «Безнең ишегалды» республика программасына кергән, әмма район җитәкчесе аны 2021 ел программасына кертергә кушты.

«Александр бакчасы»ндагы буаны һәм кафе бинасын саклап калу һәм тәртипкә китерү турында карар кабул ителде. 


news_right_1
news_right_2
news_bot