news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан» радиосында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган атналык була

Атналык дәвамында дәүләт радиосының алтын фондынннан композитор турындагы язмаларны, яңа тапшыруларны тыңлап булачак.

«Татарстан» радиосында Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган атналык була
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе дүшәмбе, 16 августта, күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел була. Әлеге уңайдан «Татарстан» дәүләт радиосында Рөстәм Яхин атналыгы башлана.

«Радиобыз Рөстәм Яхинның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә ниятләде. Атналыкны дүшәмбе, 16 август көнне, иртә белән „Музыкаль мизгелләр“ сәхифәсендә башлаячакбыз. Шул ук көнне 11, 15, 18 сәгатьтәге тапшырулар тулысы белән бөек композиторыбызга багышлана», — диде «Татарстан» радиосының әдәбият-сәнгать редакциясе шеф-редакторы Нәсим Акмал «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, «Татарстан» радиосы фондында Рөстәм Яхин турында алты йөздән артык материал сакланган. Атналык дәвамында әлеге язмалар темалар буенча тупланып, эфирда яңгыраячак.

«Без „Татарстан“ радиосының бөтен фондын барлап, архивта Рөстәм Яхинга кагылышлы барлык материалны карап чыктык. Радиобыз студиясендә язылган әсәрләр генә дә 609 берәмлек. Аның йөздән артыгын яздырганда Рөстәм Яхин үзе катнашкан. Ул я җырчылар өчен пианист булып уйнаган, я үз әсәрләрен яздырган, я башка музыкантлар белән ансамбль составында булган», — диде Нәсим Акмал.

Киләсе атнада «Татарстан» радиосында «Илһам Шакиров башкаруында Рөстәм Яхин җырлары» дигән концерт та ишетергә мөмкин булачак.

«Рөстәм Яхин белән Илһам Шакиров эзлекле рәвештә бергә эшләгән. „Илһам Шакиров башкаруында Рөстәм Яхин җырлары“ дигән аерым концерт бирәбез. Әлбәттә, яңа тапшырулар да булачак. Әйтик, чәршәмбе көнне „Татарстан дулкынында“ тапшыруында Рөстәм Яхин композитор буларак та, шәхес буларак та ачылачак», — диде шеф-редактор.

Нәсим Акмал «Татарстан» радиосы үз эшен һәр көнне Татарстан гимны белән башлап җибәргәнен дә билгеләп узды. «Радиобыз үз эшен көн саен Татарстан Республикасы гимны белән башлап җибәрә. Бу — Рөстәм Яхин музыкасы, ул язган әсәр. Димәк һәр көнебез Рөстәм Яхин музыкасы белән башлана. Безнең өчен ул гади генә кеше булып кала алмый. Ул — тормышыбызда зур роль уйнаган шәхес», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100