news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла

24 – 30 август көннәрендә тамашачыга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтеләчәк.

Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 13 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Татарстан киносы көннәре мини-фестиваль рәвешендә була һәм Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» фильмы премьерасы белән ачыла. Бу хакта «Татаркино»ның матбугат үзәге хәбәр итә.

Быел Татарстан киносы көннәре ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм Казанда 24 — 30 август көннәрендә үтә. Атна дәвамында тамашачыга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтеләчәк.

Фестиваль фильмнары «Мир» кинотеатрында үткәрелер дип көтелә. Хәтта оештыручылар йолдызлар өчен кызыл келәм дә вәгъдә итә. Программада премьералар һәм иҗади очрашулар каралган.

«Вазгыять безне Казан кинофестивален техник режимда үткәрергә мәҗбүр итә. Шунлыктан Татарстан киносы көннәрен мини-фестиваль форматында үткәрергә булдык. Аңарчы кинотеатрлар ачылмаса, мини-фестивалебез Аксенов скверында үткәрелә ала», — диде «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Татарстан киносы көннәрендә Салават Юзеевның «История одной фотографии», Ренат Хәбибуллинның «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой», Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу» һәм башка фильмнар күрсәтеләчәк.

Фестиваль башкорт режиссеры Айнур Аскаровның Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнәчәк. Бу — Казан тамашачысына «Татаркино» ның бүләге. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100