news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әкият» курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк

Спектакльләр икенче катта ачык мәйданчыкта күрсәтеләчәк.

«Әкият» курчак театры ачык һавада спектакльләр күрсәтәчәк

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). 15 августтан «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тамашачылар өчен ишекләрен ачачак. Әмма көтеп алынган очрашу залда түгел, ә ачык һавада узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр артист өчен тамашачылар белән элемтә булмау - авыр сынау. Без барыбыз да тамашачыларыбызны сагындык, ә алар безне сагынды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Спектакльләр Петербург ур., 57 адресы буенча, икенче катта ачык мәйданчыкта күрсәтеләчәк. Тамаша 15 августтан «Гусенок» спектакле белән башлана. 16 һәм 21 августта тамашачыларга «Идет коза рогатая», 20 августта — «Сертотмас үрдәк», 22 августта — «Новые приключения трех поросят» спектакле күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә театрда Р.Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» һәм Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» репетицияләре бара.

«Әкият» курчак театры яңа 87 нче театр сезонын 5 сентябрьдә «Маугли» премьерасы белән ачарга планлаштыра. 

news_right_1
news_right_2
news_bot