news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсы игълан ителде

Конкурсның премия фонды 960 мең сум.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан һөнәрчеләре арасында конкурс игълан ителде. «Ел һөнәрчесе — 2021» конкурсын Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гамәлгә куйган.

«Конкурс республикада халык һөнәрчелеген саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Гаризалар 15 июльгә кадәр кабул ителә», — дип хәбәр итә конкурсны оештыручы Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.

Конкурс реконструкция, интерпретация һәм сувенир номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурсның премия фонды 960 мең сум. Реконструкция, интерпретация номинацияләре өчен 50 мең сумлык сигезәр премия, сувенир номинациясе өчен 20 мең сумлык сигез премия каралган.

Конкурсның жюри рәисе — Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

Җиңүчеләр июль аенда үткәрү күздә тотылган I Этно-fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивалендә бүләкләнәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100