news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Милли китапханәдә «Музыкаль Казан» лекциясе була

Чара Рөстәм Яхин тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 16 июль көнне 19:00 сәгатьтә Камилә Кадырованың «Музыкаль Казан» лекциясенә чакыра.

Чара Рөстәм Яхин тууына 100 ел уңаеннан уза, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Лекциядә Сәйдәшев, Яхин иҗатлары турында сөйләшербез, Рөстәм Яхинның әсәрләрен тыңларбыз», диелә хәбәрдә.

Теркәлү өчен сылтама профильдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot