news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Каракүз» этнофестивалендә рус эстрадасы җырчылары чыгыш ясады

Фестивальдә Валерий Сюткин, Олег Митяев, Мот, Нурминский, Аигел төркеме, «Симфоническое кино» оркестры, Александр Городницикий, Андрей Кислицин чыгыш ясады.

(Әлмәт, 13 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 8-11 июль көннәрендә Әлмәттә «Каракүз» этнофестивале узды.

Фестиваль кысаларында узган чараларда Валерий Сюткин, Олег Митяев, Мот, Нурминский, Аигел төркеме, «Симфоническое кино» оркестры, Александр Городницикий, Андрей Кислицин чыгыш ясады. 

9 нчы июль көнне әлмәтлеләр өчен «Animation Almet Fest"та анимацияләр буенча мастер класслар күрсәтелде, комикс-үзәк, тавышсыз кинотеатр эшләде.

«Каракүз» скверында этник музыка фестивале узды. Рәсем ясау буенча мастер класслар, шигъри слэм да 9 нчы июльдә булды. «Звенящий город» фестивалендә бөтен шәһәр кыңгыраулар чыңына күмелде. Көн буена «Нефтьче» мәдәният сараенда «Европа һәм Азия арасында» этнографик музее эшләде. Пляжда көндез «Яшел фитнес» чаралары узса, кич «Аигел» төркеме чыгышы булды.

11 июльдә дә әлеге чаралар дәвам итте. Пляжда узган «KARAKUZ Джас Fest» күп тамашачыларны җыйды. Анда Саша Алмазова һәм Non Cadenza, Валерий Сюткин, Eilenkrig Crew, Teona kontridze: jazz punk band, QASCAD, MOT чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100