news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия этнография музее кыйммәтле экспонат - татар читеге белән баетылды

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин музей директоры Юлия Купина белән 2020 елның икенче яртыеллыгына планлаштырылган уртак чараларның «юл картасы» турында сөйләште.

Россия этнография музее кыйммәтле экспонат - татар читеге белән баетылды
https://tatspb.tatarstan.ru/

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Россия этнография музеенда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин музей директоры Юлия Купина белән 2020 елның икенче яртыеллыгына планлаштырылган уртак чараларның «юл картасы» турында сөйләште. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Россия этнография музеена Ренат Вәлиуллин Бөтендөнья татар конгрессыннан читек - татар халкының милли аяк киемен бүләк итеп бирде. Ул шулай ук Арча районы Урта Сәрдә авылы имамы Вәлиуллин Нәкыйфнең шәхси гаилә архивыннан XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар кулъязмаларын музей экспозициясенә тапшырды. 

Билгеле булганча, узган елның декабрендә Россия этнография музеенда «Идел һәм Урал буе татарларының XIX гасыр – XX гасыр башы традицион мәдәнияте» дигән яңа даими экспозиция ачылды. Ул музей экспозициясенең Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган төбәк бүлегенең бер өлешенә әверелде. Күргәзмәне ачу Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланды. Экспозиция Татарстан Республикасы Хөкүмәте гуманитар һәм финанс ярдәме белән Россия этнография музее һәм Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тыгыз хезмәттәшлегендә оештырылды.

Экспозиция шәһәр халкы һәм кунаклары татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре, бай мәдәнияте һәм татар милләтенең милли колориты белән таныша ала торган яңа мәйданчыкка әйләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100