news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Сара Садыйкова һәйкәле һәм Кәрим Тинчурин бюсты барлыкка киләчәк

Шәһәрдәге барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту планлаштырыла.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясарга һәм һәйкәл куярга, драматург Кәрим Тинчурин бюстын урнаштырырга җыеналар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов Казан мэриясендә узган оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Тинчурин исемендәге паркта мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесенең (иҗтимагый киңлек аның исемен йөртә) бюсты куелачак. Аны сентябрьдә урнаштырырга ниятлибез. Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясау һәм һәйкәл кую күздә тотыла. Композиция, рояльне дә кертеп, өч элементтан гыйбарәт булачак», - дип искәртте Гарипов.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән ТР Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Якын арада префектурадагы барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту һәм булмаган урыннарда шундый такталар кую планлаштырыла.

«Кешеләр теге яки бу йортта кем яшәгәнлеген белергә тиеш. Мәгълүмат тулы булсын өчен объектларда QR-кодлар урнаштырылачак. Мондый мәгълүмати күрсәткечләрне югалган мәдәни объектлар урынында кую планлаштырыла», — дип искәртте Роберт Гарипов.

«Татар-информ» агентлыгы быел Казанда биш иҗтимагый киңлекнең төзекләндереләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Әлеге эшләргә барлыгы 887 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100