news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа сезоны ачылышында беренче мәртәбә «Зәңгәр шәл» спектакле булмый

Камал театры әлегә яшьләр катнашкан һәм составы зур булмаган спектакльләргә өстенлек бирәчәк.

Камал театрының яңа сезоны ачылышында беренче мәртәбә «Зәңгәр шәл» спектакле булмый
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры быел яңа театр сезонын «Зәңгәр шәл» спектакленнән башка ачарга мөмкин. Театр труппасы бүген җәйге ялдан чыкты һәм журналистлар катнашында беренче җыелышын үткәрде.

Камал театры сезонын 21 августта ачарга җыена. Әмма сезон театр алдындагы мәйданнарда тантана белән дә, «Зәңгәр шәл» белән дә ачылмаячак. Театр җитәкчелеге традициядән тайпылышларны артистларның сәламәтлеге өчен борчылуга бәйләп аңлатты.

«21 августта 100 процент булмаса да, залның 50 процентына тамашачы җыярбыз дип өметләнәбез. Чөнки тамашачы бик сагынган, бик көтәләр. Әмма репертуарда үзгәрешләр булачак. Шушы көннәрдә афишалар чыга», — диде тетар директоры Илфир Якупов.

Камал театры әлегә яшьләр катнашкан һәм составы зур булмаган спектакльләргә өстенлек бирәчәк. Шунлыктан сезон театрның соңгы премьерасы — «Сүнгән йолдызлар» белән ачылырга мөмкин.


Галерея: Камал театрының труппа җыелышы

«Мин билетларны рәт аралаш сату тәкъдимен керттем. Мәдәният министрлыгы бу тәкъдимне хуплады. Бер гаилә кешеләре генә бергә утыра ала. Театрга килгән тамашачыны куркынычсыз итеп утырту җаен табарбыз», — диде Илфир Якупов.

Республика театрлары март аеннан бирле тамашачы кабул итми. Театр үз спектакльләрен видеоязмада тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100