news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Театрлар август ахырында һәм сентябрьдә ачылачак

Камал театры 21 августтан тамашачыларын кабул итәргә җыена.

Ирада Әюпова: Театрлар август ахырында һәм сентябрьдә ачылачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дәүләт театрлары тамашачыларын кабул итергә әзер, алар август ахырында һәм сентябрьдән ачылачак. Бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларның мәдәният учреждениеләренең ачылу шартлары турындагы сорауларына ачыклык кертте.

«Театрлар чикләүләрнең өченче этабына күчкәч кенә ачыла ала. Әлегә Татарстан икенче этапта. Без әлегә Роспотребнадзорның күрсәтмәләрен көтәбез», — диде министр.

Ирада Әюпова театрның сәхнә мәйданчыгы гына түгел, ә аның керү-чыгу юллары, буфеты, гомумән, барлык структураларының эш тәртибе буенча күрсәтмәләр булырга тиешлеген искәртеп үтте.


Галерея: Камал театрының труппа җыелышы

«Без республикада авыручылар саны кимүен күрәбез. Роспотребнадзорның регламенты әзер булгач, без ныклап эшкә керешә алабыз. Билет бер көндә сатыла торган әйбер түгел. Монда әзерлек булырга тиеш. Әлегә билетлар ярты залга гына сатыла», — диде Ирада Әюпова.


Камал театры 21 августтан тамашачыларын кабул итергә җыена. Качалов театры сезоныны 11 сентябрьдә ачачагы турында игълан иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100