Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Август аенда Алабугада берничә зур мәдәни чара узачак
Мисал өчен, ай башында “Илһам” бард җырлары фестивале үтә
(Алабуга, 13 июль, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Август аенда Алабугада берничә зур мәдәни чара узачак.
Мисал өчен, ай башында “Илһам” бард җырлары фестивале үтә. Узган ел фестиваль үзенең беренче юбилеен – 10 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей концертында фестивальнең чикләрен киңәйтү турында карар кабул ителде. Сүз уңаеннан, фестиваль тау итәгендә уза, анда шәһәрнең символына әверелгән Алабуга манарасы урнашкан.
Айның икенче яртысында шәһәрдә “Дастан сулышы” дигән Халыкара арт-симпозиум башланып китәчәк. Ул Спас ярминкәсе башланган көнне – 22 августта төгәлләнә. Ярминкәгә Россиянең барлык төбәкләреннән осталар һәм күпсанлы туристлар киләчәк.
Ниһаять, 23 августта V Халыкара Цветаева укулары башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз