news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый

Бүген коллектив Когалым шәһәрендә, иртәгә Покачида чыгыш ясый.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында зур программа белән чыгыш ясый
ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле себер якларында чыгыш ясый.

«11-18 июнь көннәрендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле „Мирас“ концерт программасы белән Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясый. Гастрольләр Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендәге гастроль-концерт планы нигезендә „Без — Россия“ федераль программасы кысаларында үтә», дип хәбәр итә ансамбльнең матбугат үзәге.

Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Төмән халкына 11 июнь көнне XX гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтелгән. Бу — ансамбльнең Казан, Мәскәү, Владимир, Чабаксар, Пермь, Свердловск һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы куелган премьерасы.

Бүген коллектив Когалым шәһәрендә, иртәгә Покачида чыгыш ясый. Концерт чыгышларыннан тыш, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Покачи шәһәрендә балалар һәм зурлар өчен мастер-класс үткәрәчәк.

«Без һәрвакыт милли сәнгатькә кызыксынуы булган хезмәттәшләребез белән профессиональ осталыгыбызны уртаклашабыз», — дип ассызыклый Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.

17 июньдә концерт Нижневартовскта узачак. Ансамбль Төмән, Когалым, Нижневартовск кебек шәһәрләрдә чыгыш ясау өчен автобуста 5 мең километрдан артык юл уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100