news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

MOÑ мәйданчыгында таксистлар һәм укытучылар тормышыннан эскизлар күрсәтелде

Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башланып китте.

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә Милли китапханә ял иткәндә аның MOÑ театраль мәйданчыгында таксистлар һәм укытучылар тормышы аларның үз сүзләре аша театраль күзалланды.

Казанда «Шәһәрлеләр театры» фестивале башланып китте. Кичә «Город АРТ-подготовка» театраль лабораториясе кысаларында MOÑ театраль мәйданчыгында һәм Кабан күле буенча эскизлар күрсәтелде.

«Маршрут построен» эскизы Казан таксистлары тормышын өйрәнеп әзерләнгән. Тамашачы таксистларның финансларын санарга тырышты, алар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар белән танышты.

Проект таксистлар белән аралашуга корылса да, эскизда бер генә таксист катнашырга теләк белдергән. Оештыручылар әйтүенчә, сәбәпләрнең берсе — алар вакытларын бушка уздырырга теләмәгәннәр.

Укытучылар тормышыннан «24/7» проектына катнашырга теләүчеләр бик күп булып, оештыручыларга аларны сайлап алу мөмкинлеге туган. Нәтиҗәдә тамашачы каршына 13 укытучы чыкты.

Арада география, физика, татар һәм рус теле кебек фән укытучыларыннан башлап, физрук, мәктәп китапханәчесе һәм репетитор да бар иде. Барысы да хатын-кызлар.

Тамашачы һәм чакырылган тәнкыйтьчеләр беренче эскизны эшләнеп бетмәгән дип тапсалар, икенчесен театр репертуарына кертерлек эш дип бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100