news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марий Эл республикасында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе булды

Күп кенә кызлар һәм малайлар татар көрәшендә үз көчләрен сынады.

Марий Эл республикасында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). 9 июнь көнне Марий Эл республикасында Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда балалар Сабан туе гөрләп узды. Сабантуйны Республика татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Зәйнелгараб улы Гайсин һәм Региональ Диния нәзарәте рәисе Фәнүс хәзрәт Сәлимгәрәев ачып җибәрделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика татар мәдәнияты үзәге иҗат коллективлары башкаруындагы дәртле биюләр һәм җырлар бәйрәмдә катнашучыларның барысын да җәлеп итте. Мәктәпләрдә эшләп килгән балалар лагерьларында тәрбияләнүчеләр капчык киеп йөгерү, кашыкка салынган йомырка белән чабу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек милли уеннарда һәм спорт ярышларында бик теләп катнашты.

Күп кенә кызлар һәм малайлар татар көрәшендә үз көчләрен сынады. Республика балалар Сабан туенда катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100