news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Сабантуй кунакларын милли ишегалларында каршы алдылар

Бәйрәмдә кыр батырларын һәм алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Кукмарада Сабантуй кунакларын милли ишегалларында каршы алдылар
http://kukmor-rt.ru

(Кукмара, 13 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Сабантуй Кукмара районында Киндеркүл авылы янындагы аланда район халкын, шулай ук күпсанлы кунакларны җыйды. Милли ишегаллары Сабантуйның матур бизәге иде. Аларда төрле халыкларының көнкүреше һәм мәдәнияте чагылдырылды. Биредә Сабантуй кунакларын җыр-бию, ипи-тоз белән каршы алдылар.

Кукмара Сабан туенда кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратниковалар сәламләде.

Традиция буенча бәйрәмдә алдынгы кыр батырлары, терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкә хезмәткәрләре, зур уңышларга ирешкән спортчылар бүләкләнде.

Сабантуй кунаклары борынгы гореф-гадәтләр белән таныша, музыка тыңлый, бии, милли ашларны татып карый һәм халык уеннарында катнаша алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100