news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районы Исергәп авылында ат ярышларын мотоблокчылар алыштырды

Абсолют батыр исемен исергәпле Илшат Юсупов алды.

Баулы районы Исергәп авылында ат ярышларын мотоблокчылар алыштырды
«Баулы-информ»

(Баулы, 13 июнь, «Татар-информ», «Баулы-информ», Индира Сәйфуллина). Бүген Баулы районы Исергәп авылында Сабан туенда башка еллардан аермалы буларак, ат чабышлары булмады. Ат чабышларын мотоблокчылар ярышы алыштырды.

Сабантуе башланыр алдыннан ук бәйрәм буласы мәйданга яшьләр, бала-чага җыелды. Алар һәрберсе күңелле уеннар башланганын түземсезлек белән көтте. Милли бәйрәмгә җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров тәбрикләп үтте. Бәйрәмне дәртле биюләр, моңлы җырлар ачты.

Үзәк мәйданда капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, бүрәнәдә йөреп әтәч алу, кузне бәйләп бүләк кисү, билбаулы көрәш кебек уеннар гөрләде. Мәйданда барган тамашаны өлкәннәр үз яшьлекләрен искә алып күзәтте.

«Мотоблокчылар да ат иярләгән егетләрдән ким түгел. Бүген мотоблокчылар ярышында алты кеше катнаша. Бер дә күңелсез түгел. Шул ярышны карар өчен ярты мәйдан бу тирәгә килде. Тамашачыларның кызыксынып күзәтүе, көч биреп торулары — әлеге ярышның халыкка кирәклеген әйтеп тора», — ди ярышларның төп хөкемдары Рөстәм Сәләхов.

Ул арада балалар, яшьләр һәм өлкәннәр арасында билбаулы көрәш булды. Абсолют батыр исемен исергәпле Илшат Юсупов алды. Көрәшчеләрнең төп бүләге — тәкә аның иңенә салынды.

Быел Исергәпләргә җырчы Диләрә Илалетдинова бәйрәм кәефе бүләк итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100