news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бөгелмә районының авыл мәдәният учреждениеләрен акчалата бүләкләячәкләр
Бүләкләр китапханәчеләргә дә биреләчәк.
Скопировать ссылку

bugulma-tat.ru
(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен акчалата бүләк алуга уздырылган конкурска йомгак ясады. Җиңүчеләр арасыда бөгелмәлеләр дә бар. Бу хакта район басмасы яза.
Чираттагы тапкыр Бөгелмә муниципаль районының авыл мәдәният учреждениеләре конкурста җиңүчеләр арасына керде.
Җиңүчеләр исемлегендә "Үзәкләштерелгән район клуб системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Наратлы авыл мәдәният йорты да бар. Подгорный авыл китапханәсе исә иң яхшы учреждениеләр матди-техник базаны яхшыртуга юнәлдерелгән 100 мең сум күләмендә грант алачак.
"ТР Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләре" номинациясендә җиңүчеләр дип Кече Бөгелмә авыл мәдәният йорты мөдире Марина Рыжакова, Андреевка клубы мөдире Наталья Игнатьева, Зеленая Роща китапханәчесе Ирина Ишкова, Көнчыгыш авылы китапханәчесе Әминә Богданова табылды.
Конкурста лаеклы җиңү Бөгелмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә үз эшенә чиксез бирелгән, тырышлыклары белән туган ягыбызның мәдәни һәм рухи мирасы саклана торган искиткеч белгечләр эшләвен раслый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot