Танылган скрипкачы Дмитрий Коган Казан тамашачысын ярата

Танылган скрипкачы Дмитрий Коган Казан тамашачысын ярата

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген С. Сәйдашев исемендәге Зур концертлар залында ТР Дәүләт симфоник оркестры белән дөньяда танылган скрипкачы Дмитрий Коганның концерты үтәчәк. Шул нисбәттән, бүген Дмитрий Коган белән матбугат очрашуы узды.

Дмитрий Коган башкалага үз концертлары белән 3 ел тирәсе килә. Казанны яратуын танылган скрипкачы Зур концертлар залының искиткеч булуын, тамашачының ошавын әйтте. “Мин үземне монда бик иркен тотам. Искиткеч шәһәр, искиткеч тамашачылар. Яхшы традицияләр. Россиядә шундый зал булуы бу бик шатлыклы хәл”, - диде ул. Һәм киләчәктә Казанда зур классик музыка фестивале уздырырга яхшы булыр иде дип белдерде. Казандагы оркестрның да яхшы булуын әйтте.

Бүген исә программада Ф. Бузониның (К. Гоцци буенча) “Турандот” сюитасы һәм И. Брамсның оркестр белән скрипка өчен концерты булачак. Дирижеры – ТР атказанган сәнгать хезмәткәре – Рәшит Скуратов, лектор-музыковед – Светлана Захарова. Дмитрий Коган Брамсның әсәрләре искиткеч булуын әйтте. “Бу иң монументаль скрипка әсәрләренең берсе. Аны еллар буе өйрәнергә була ”, - ди ул.

Дмитрий Коган фортепиано, труба кебек уен коралларында уйнарга кызыккан булган. Әмма скрипкага күңеле күбрәк яткан. “Скрипка - хатын кебек. Ул матур булырга мөмкин, әмма шул ук вакытта туры килмәскә. Аның белән уртак тел табарга кирәк”, - ди Д. Коган. Ул иске скрипкаларның яхшы булуын әйтте. Дмитрий Коганның үзендә “Канарейка” исемендәге скрипка икән.

Танылган скрипкачы Дмитрий Коган киләчәк планнары белән дә уртаклашты. Казаннан соң ул Финляндиядә, аннан соң Сочида концерт куячак. “Июльдә бераз тәнәфестән соң, август-сентябрь айларында мин студиядә яздыруларга әзерләнәм”, - диде ул.

Үзе Дмитрий Коган джаз һәм сыйфатлы поп-музыка тыңлавын әйтте. “Россиядәге хәзерге поп-музыка ул дәрәҗәне генә төшерә. Ул бөтенләй поп-музыка түгел”, - диде ул.