news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гарик Сукачёв командасы татарча «Ай, былбылым» җырын башкарган

Җырчы бу җырны 11 майда Казанда булган фаҗига корбаннарына багышлый.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Гарик Сукачёв командасы татарча «Ай, былбылым» җырын башкарган.

«Команда татар халык җырын изге Рамазан ае ахырында чыгарырга әзерләнгән иде. Бөтен илне тетрәндергән фаҗига булгач, без җырны 11 майда Казанда булган фаҗига корбаннарына, аларның якыннарына, бу кайгы кагылган кешеләргә багышлыйбыз», — дип язылган Гарик Сукачевның рәсми аккаунтында. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100