news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсе эшли башлады

Биредә Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее сайтында республиканың күренекле рәссамнарының берсе Бакый Урманченың виртуаль күргәзмәсендә булырга мөмкин. Бу турыда музей сайтында хәбәр ителә.

Биредә Бакый Урманченың тормышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, останың соңгы еллардагы иң күркәм иҗат эше «Сөембикә»не күрергә мөмкин. 

Күренекле татар мәдәнияте эшлеклесе Бакый Урманче иҗаты татар профессиональ рәсем сәнгатенең катлаулы, динамик үсеш процессыннан аерылгысыз. Ул сәнгать үсешенең төрле этапларында кабатланмас өлеш кертте.

news_right_1
news_right_2
news_bot