news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы героинясы Кремльгә татар токымлы атларда киләчәк

Бүген 21.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының премьерасы башлана.

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы героинясы Кремльгә татар токымлы атларда киләчәк
kzn.ru

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмының төп героинясы Казан Кремленә татар токымлы атларда киләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм төшерүдә 12 ат, шул исәптән татар токымыннан булганы да катнашты. Кино төшерү өчен җәлеп ителгән геройлар 1930 елларга караган кием-салымнардан һәм аларны шул чорга хас итеп гримлаганнар.  

Бүген 21.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының премьерасы башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100