news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының “Йөзек кашы” спектакле видеода күрсәтелде

Камал театры мәктәбенең чираттагы чыгарылышы Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча куелган шул исемдәге спектакльгә күзәтү ясады.

Камал театрының “Йөзек кашы” спектакле видеода күрсәтелде
архив/Рамиль Гали

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры мәктәбенең чираттагы чыгарылышы Фатыйх Хөснинең “Йөзек кашы” повесте буенча куелган шул исемдәге спектакльгә күзәтү ясады. Видеоспектакль Камал театрының Кече залында күрсәтелде.

“Камал мәктәбе” кунаклары буларак, спектакльнең режиссёры Лилия Әхмәтова, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов чакырылган иде. Экспертлар буларак филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова катнашты. Дәресне танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов алып барды.

Лилия Әхмәтова – Фәрит Бикчәнтәевның укучысы, уңышлы диплом спектакленнән соң аңа театр сәхнәсендә спектакль куярга тәкъдим ителә. Лилия Әхмәтова шушы проза әсәрен сайлый. Инсценировканы Илгиз Зәйниев ясый. Нияз Игъламов билгеләп үтүенчә, яңа гасырда бу проза буенча куелган беренче әсәрләрнең берсе.

Миләүшә Хабетдинова тамашачыга Фатыйх Хөсни турында мәгълүмат бирде, аның яңа гасыр өчен дә кызыклы язучы булуын ассызыклады. Әсәрнең 1942 елда язылуын искәртеп үтте. Язучының революциягә кадәрге авылны язганлыгына игътибарны юнәлтте.

“Спектакль күңелгә үтеп керде. Эмоциональ шоктан чыгып бетә алмыйбыз. Әсәр татар язмышы, егет язмышы турында. Монда татар ирләренә хас үзсүзлелек, кирелек, кирәкмәгән урында үҗәтлек, мокытлыкны күрәбез. Каршыбызда бөтен күзәнәкләре белән каршылыкта яшәүче герой. “Яратам” дигән хатын-кызга баш иясе урынга, аны нинди халәткә калдырып чыгып китте. Әсәр Вәсиләгә мәдхия дип әйтәсе килә”, - диде Әлфәт Закирҗанов.

Экспертлар һәм спектакльне куючылар әсәрдәге алма, йөзек кашы һәм төп герой Айдарның кушаматына бәйле символларны ачарга тырыштылар. Тамашачы дәреснең аеруча җанлы үтүен билгеләп үтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100