news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Винера Ганиева: Җырчыны тембры белән истә калдыралар

Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы халык мәхәббәтен казаныр өчен җырчы нинди булырга тиешлеген әйтте.

Винера Ганиева: Җырчыны тембры белән истә калдыралар
«Татар-информ» архивы

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева тамашачы күңелен яулау өчен җырчының үзенә хас тембры булу мөһимлеген билгеләп узды.

«Җырчыны тембры белән истә калдыралар. Салаватны беркем белән дә бутап булмый, Зәйнәпне, Хәнияне, Әлфия апа, Илһам абыйны, Хәмдүнәне, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Венера Шәмиеваны… Аларны, радиодан яңгырасалар, бөтен кеше таный. Җырчыга үзенең матур тембрын табу бик мөһим», — дип әйтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә интервью барышында. 

Винера Ганиева фикеренчә, үзенчәлекле тембрга ия булу өчен укырга кирәк, чөнки җырчы профессиясенең бөтен нечкәлекләрен, методикасын аңлау зарур. 

«Җырчы һөнәре бик җиңел дип уйламасыннар. Ул бик авыр. Кеше күңеленә онытылмаслык шәхес булып кереп каласың килсә, син үз тембрыңны табарга, җырны җиренә җиткереп башкарырга тиеш.

Халык мәхәббәтен яулау — җиңел әйбер түгел. Үзеңнең йөзең бердәнбер булуын исбатларга кирәк», — дип ассызыклады Винера Ганиева.

«Хәзер яшьләр җырчы һөнәренә омтыла. Алар акча бик җиңел бирелә дип уйлый. Бу бик зур ялгышлык. Җырчы һөнәреннән дә авыр профессия юк дип уйлыйм. Шахтер профессиясенә тиңләр идем мин аны, алтын рудаларны казып чыгаруга тиң. Әгәр дә бу профессиядә халык күңелен тиз генә яулыйбыз дип уйласалар, бик ялгышалар, анда кабатланмас булу өчен әле шактый тир түгәсе», — дип кисәтте җырчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100