news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аида Гарифуллина Россиянең Зур театрында чыгыш ясарга җыена

Ул беренче тапкыр Виолетта партиясен башкарачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Казан кызы, опера җырчысы Аида Гарифуллина Россиягә кайтты. Тиздән ул Зур театрда концертлар бирәчәк.

«Гамбург операсына һәм халыкка шундый җылы кабул итүләре өчен рәхмәт! Ә хәзер мин өйдә булуыма шат. 18 һәм 20 мартта «Травиатта» Зур театрда күрешербез. Очрашуга кадәр! — дип язды социаль челтәрдә Аида Гарифуллина.

Зур театр сайтында хәбәр ителгәнчә, Россиянең атказанган артисткасы Аида Гарифуллина беренче тапкыр Виолетта партиясен башкарачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot