Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Бөтендөнья фольклориадасы вакытында Гиннес рекорды куярга җыеналар
«Торатау» Конгресс-холлы янында 200 төрле милләт вәкиле зур әйлән-бәйлән ясаячак.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыручылар «Торатау» Конгресс-холлы янында зур әйлән-бәйлән ясап, Гиннесның рекордлар китабына керергә җыеналар.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, бәйрәмдә катнашучылар Уфаның үзәк урамнары буйлап узачак. Парадта 200гә якын милләт вәкиле катнаша. Алар «Торатау» Конгресс-холлы янында амфитеатрга җиткәндә зур әйлән-бәйлән ясап басачак. Вакыйганы теркәү өчен гариза Гиннесның рекордлар китабы вәкилләренә тапшырылган.
Россиядә беренче фольклориадада катнашу өчен 74 ил гариза биргән, шуларның 47се коллектив составын җибәргән.
Төбәк Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бәдранов сүзләренчә, оештыручылар халыкара вакыйганың хедлайнерлары — опера җырчылары Вероника Джиоева һәм Илдар Әбдразаков белән сөйләшкән инде.
Бөтендөнья фольклориадасын ачу тантанасы 3 июльгә планлаштырылган. Чара өчен «Уфа-Арена» мәйданчыгы әзерләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз