Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарча алты кинофильм «Милли мультFest» фестиваленең Казандагы турында финалга үтте
«Татарча компьютер уеннары» номинациясендә җиде катнашучы финалга узды.
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең бүген Казанда узган турында финалга чыккан татарча фильмнар исемлеге билгеле булды.
«Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә барлыгы 14 фильм тәкъдим ителде. Республика этабына түбәндәгеләр чыкты:
- «Заманча әби» — Казан
- «Нәсел җебе» — Арча
- «Зур йөрәкле нәни чыпчык» — Теләче
- «Татар телен өйләрдә яшереп сакламыйк!»
- «Тукай варислары» — Казан
- «Якты хатирә» — Казан
Рузәл Шәрипов Арчаның 2 нче мәктәбендә белем ала. «Нур» телестудиясендә шөгыльләнә. «Туфан Миңнуллин истәлекләренә багышланган „Нәсел җебе“ фильмын тәкъдим итәбез. Анда Туфан Миңнуллиның тормышын чагылдырырга тырыштык. Сентябрьдә башладык, берничә ай сценарийларын төзеп монтажладык», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Без төрле илкүләм, халыкара фестивальләрдә катнашып торабыз. Мәскәү режиссерына җибәргән идек, ул безгә югары бәя бирде», — диде студиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипова.
Шулай ук, «Татарча компьютер уеннары» номинациясендә җиде катнашучы финалга узды. Аларның өчесе Казаннан, өчесе Арчадан һәм берсе Теләчедән.
- «Милли МультFest» фестиваленең Казандагы турыннан финалга узган мультфильмнар билгеле, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз