Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Әкият» курчак театры республика районнары буйлап гастрольләргә чыга
Спектакльләр Лаеш, Югары Ослан, Апас мәдәният йортларында, Чистайның «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә күрсәтелә.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 15 марттан 19 мартка кадәр «Әкият» Татар дәүләт курчак театры республика районнары буйлап гастрольләргә чыга.
Театрның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, артистлар яшь тамашачыга Габдула Тукай әкияте буенча куелган «Су анасы» һәм Аманулланың «Мактанчык Әтәч» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча куелган «Су анасы» спектакле Габдулла Тукайның 135 еллык юбилей уңаеннан күрсәтелә. Спектакль Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театрлары фестивальләрендә катнашкан.
Спектакльләр Лаеш, Югары Ослан, Апас мәдәният йортларында, Чистайның «Восток» мәдәни-ял итү үзәгендә күрсәтелә.
Билетларны үткәрү урыны кассаларында сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз