news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Ренат Еникеев вафат булган

Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзалары аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Композитор Ренат Еникеев вафат булган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Бүген 83нче яшендә танылган композитор Ренат Еникеев вафат булды. Бу хакта Россия Композиторлар берлеге хәбәр итә.

«Россия һәм Татарстан композиторлары талантлы композитор, искиткеч кеше Ренат Еникеев вафатына бәйле кайгы уртаклашалар. Россиянең Композиторлар берлеге бу хәбәрне ачынып кабул итте. Ренат Әхмәт улы безнең укытучы, дустыбыз һәм көрәштәшебез иде, — дип хәбәр итә оешма матбугат хезмәте Россия Композиторлар берлеге һәм Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе Рәшит Кәлимуллин сүзләренә сылтама белән.

Идарә рәисе музыка эшлеклесенең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Ренат Еникеев — пианист, композитор, җәмәгать эшлеклесе. 1937 елның 13 июнендә Казанда туган. 11 яшендә 6нчы балалар музыка мәктәбенә укырга керә, анда фортепиано уйнарга өйрәнә. 1952 елдан 1956 елга кадәр Казан музыка училищесында укый, 1956 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә.

Уку елларында композитор репертуарына кертерлек һәм аның иҗади биографиясенә нигез сала торган әсәрләр иҗат итә.

Аның иҗатында милли үзенчәлек булу - һичшиксез лаеклы якларының берсе. Композитор өчен татар халык музыкасы традицияләренә таянып иҗат иткән. Ул халык җырларын үзенчәлекле итеп эшкәрткән.

.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100